МАХта бик җиңел генә цифрлы ID булдыру мөмкинлеген аңлаттылар
Балигълык яшенә җитүне, күпбалалы, пенсионер яки студент булуыңны хәзер МАХ аша цифрлы ID ярдәмендә расларга-күрсәтергә мөмкин. Ә инде цифрлы IDны (QR-код, шәхесне тану өчен кәгазь документларның виртуаль аналогы) булдыруның бернинди дә кыенлыгы юк. Бу хакта «Российская газета» Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Шул рәвешле Дәүләт хезмәтләре порталындагы документларны МАХтагы цифрлы IDга өстәп, аларның QR-кодын кәгазь документлар урынына файдаланырга мөмкин. Функцияне тоташтыру өчен, МАХ кушымтасын яңартып, цифрлы ID бүлегенә күчәргә, «Добавить документы» төймәсенә басып, Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә, шулай ук порталдагы мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирергә кирәк.
Шунысы мөһим: цифрлы IDны башка кешегә тапшырырга яки сатарга ярамый: сервис кайда булдырылган, шул җайланмада гына гамәлдә.
Цифрлы IDны булдыру өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган учёт язуы кирәк. Аның скриншотын алып булмый: фотода QR-код урынына ак экран гына күренәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.