Татарстанда предприятиеләрнең һәм элеваторларның ашлык кабул итүгә әзерлеге тикшерелә
30 июньнән 17 июльгә кадәр Татарстанда элеваторларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең быелгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеге тикшерелә.
АПК Үзәкләштерелгән оешмасы филиалы вәкилләре үткәрә торган инспекциянең төп максаты – ашлыкны саклаганда һәм күчергәндә югалтулар куркынычын киметү, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Эшче төркем инде «Казан тегермәне» ҖЧҖен тикшерде, ул ашлыкны кабул итү, эшкәртү, саклау һәм он тарту, катнаш азык продукциясе җитештерү буенча тулы цикллы операцияләр башкара торган иң зур автоматлаштырылган комплекс булып тора.
Предприятиенең әзерлеге 16 төп критерий буенча бәяләнде, алар арасында – ашлык саклау урыннарының торышы, склад биналарын вакытында чистарту һәм зарарсызландыру.
«АПК Үзәкләштерелгән оешмасы» ФДБУнең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева хәбәр иткәнчә, комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча эшче төркем «Казан тегермәне» предприятиесен 2026 ел уңышы ашлыгын кабул итүгә әзер дип таныды.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе шулай ук Казан, Яр Чаллы территориясендә, Яшел Үзән, Әлки, Алексеевск, Азнакай һәм Ютазы районнарында 12 предприятиене тикшерде.
Ведомствода ачыкланганча, Татарстанда ашлык культураларын саклау белән 38 оешма шөгыльләнә: 15 элеватор һәм 23 ашлык эшкәртү һәм икмәк кабул итү предприятиесе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.