«Кеше гаилә белән көчле»: Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте һәм видеокотлау урнаштырды.
«Бүген илебездә безнең барыбызны да иң мөһим әйбер тирәсендә берләштерә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Татарстанның барлык гаиләләрен чын күңелдән котлыйм, һәр йортка иминлек, һәр гаиләнең үзара аңлашып яшәвен телим! «Кеше гаилә белән көчле» – дигән ата-бабаларыбыз. Бу хакыйкать – мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз», – дип язды ТР Рәисе үз МАКС мессенджерындагы каналында.