Хезмәт ветераны Рәзинә Гәрәевага 100 яшь тулды

Рәзинә Гәрәева Азнакай районы Әгер авылында туа.

Кыю кыз тракторны да иярли, басуларны гизә. Гомере буе авыл хуҗалыгында, “Авангард” колхозында төрле эштә эшли. Ул – Хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Йосыф белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ул сигез онык һәм 8 оныкчыкның яраткан әбисе.

Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин килеп коталаган. Ул Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең котлау хатларын тапшырды, шәхсән үзе исеменнән дә фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр тапшырган.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.