Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Амур өлкәсенә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.
«Сез йоклаган арада… Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде. «Восточный» космодромында булды. Космодром мәйданы якынча 700 квадрат километр тәшкил итә», – дип язып, видео да урнаштырды Лилия Галимова.