«ВТ» һәм Муса Җәлилнең музей-фатиры каһарман-шагыйрьнең хатларын укырга чакыра
Муса Җәлилнең исеме газетабыз өчен бик кадерле. Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак та газета белән араны өзми, редакциягә хатлар яза.
Ул – шигърияттә генә түгел, иҗтимагый тормышта да тынгысыз, кыю шәхес, үткен каләм иясе. Аның хатлары аша ул яшәгән чорның сулышын тоярга, шагыйрьнең уй-хисләрен, яшәү кагыйдәләрен аңларга мөмкин.
Әлеге чара да Муса Җәлил белән якыннанрак танышу, бәлки, аны яңа яктан ачу максатыннан уздырыла. Шул рәвешле без газетада игълан ителгән «Муса Җәлил айлыгы»на йомгак та ясарбыз.
Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/z7DXHw7kzAAwXbL49
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.