Россиядә эчәкләрендә яман шештән интегүчеләргә үзебездә эшләнгән вакцина сала башлаганнар

Россиядә эчәкләрендә яман шештән интегүче беренче 5 сырхауга үзебездә эшләнгән вакцина салганнар.

Федераль медицина-биологик агентлыгы (ФМБА) башлыгы Вероника Скворцова әйтүенчә, аны тагын 35 кеше көтә.

Вакцинация март аенда башланган. Шуннан бирле беренче сырхауга эчәктәге яман шешкә каршы алты тапкыр вакцина ясаганнар инде. Вероника Скворцова әйтүенчә, әлегә сырхаулар вакцинаны әйбәт кичерә, ул организмга куркыныч тудырмый, белгечләр исәп тотканча, иммунитетны эшкә җигә. «Нәтиҗәсенә килгәндә, кимендә 6 ай күзәтергә кирәк булачак», – дигән ул.

Моңа кадәр агентлык җитәкчесе сөйләп үткәнчә, Россиядә эчәктәге онкологиягә каршы ике вакцина – пептидлы («Онкопет») һәм мРНК-вакцина эшләнгән. Икесе дә иммунитетны яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшергә мәҗбүр итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.