КПРФ фракциясе язгы сессиядә карау өчен 22 закон проекты әзерләгән

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар фракциянең республика парламентының язгы сессиясенә куйган бурычлары турында сөйләделәр.

Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин җавап бирде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Королев катнашты.

Хафиз Миргалимов ассызыклаганча, якын киләчәктә партия әгъзаларының Россия Федерациясе Дәүләт Думасына көзге сайлауларга әзерлек өлкәсендә актив эшчәнлеге көтелә. «Безнең партия – Дәүләт Думасындагы, Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе һәм бөтен Россия буенча муниципаль берәмлекләрдән 11 мең депутат әлеге гаять мөһим сәяси чараны уздыруга актив җәлеп ителгән. КПРФ партиясе рәисе Геннадий Зюганов ике тапкыр гомумроссия җыелышын уздырды, анда без актив катнаштык, — дип сөйләде Хафиз Миргалимов. – Язгы сессия – сайлау алды эшләрен башкару өчен дә вакыт. Без аңа кушылдык. Семинар-киңәшмә уздырдык, яңартылган штаб булдырдык, алты округ буенча безнең сайлаучылар тавышы өчен көрәш алып барырга тиешле депутатлыкка кандидатлар сайлыйбыз».

Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, КПРФ фракциясе Дәүләт Советының язгы сессиясендә карау өчен 22 закон проекты әзерләгән. Партиялеләрнең игътибар үзәгендә торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать сәясәте, мәгариф, медицина, милләтләштерү, транспорт, «Сугыш чоры балалары» хокукый статусын билгеләү һәм башка мәсьәләләр кала.

Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин бюджет үтәлеше, социаль-икътисадый программаларның үтәлеше турында сөйләде, шулай ук кыскача торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Матбугат конференциясе кысаларында фракция әгъзалары шулай ук ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.