Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак һәм иҗазәтләр биреләчәк
4нче апрельдә (шәүвәл аеның 16нчы көнендә) Казанның Мәрҗани мәчетендә азан буенча бер көнлек курс узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.
Аны дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, хафизлыкның иң югары дәрәҗә иясе, Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави алып барачак. Әлеге курс кысаларында шәех азан тарихы, аның файзыйләтләре, шартлары, дөрес әйтелеше һәм шәргый хөкемнәре турында сөйләячәк.
Курсны тыңлау һәм үзләштергән белемне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәех иҗазәт тапшырачак – әлеге таныклыкта гыйлемне тапшыручыларның чылбыры ислам тарихында беренче мөәдзин Биләл аша Пәйгамбәребезгәﷺ барып тоташа.
Курс, тәнәфескә бүленеп, бер көн дәвамында үтәчәк: беренче өлеш – иртәнге тугыздан өйлә намазына кадәр (09.00-12.00), икенче өлеш – сәг. 16.20дән 20.20-гә кадәр (икендедән ястүгә кадәр). Дәрес – түләүсез, ул гарәп телендә узачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.