«Ахыргы чик – җир кишәрлеген алу»: Бакчадагы нинди үләннәр өчен штраф салырга мөмкиннәр
Татарстанда дачаларны җиләк үстерү өчен түгел, ә ешрак җиргә инвестиция буларак яки сирәк-мирәк пикникка барып кайту өчен сатып алалар. Нәтиҗә буларак – җир кишәрлеген чүп үләннәре, хәтта тыелган үсемлекләр дә басып ала. Моның өчен нинди җаваплылык янавы турында җир хокуклары буенча юрист, Идел буеның Бакчачылар һәм питомник тотучылар берлеге президенты Альбина Гыйльфанова сөйләгән.
2025 елның мартыннан Россиядә җир хуҗаларын үз биләмәләрен тәртиптә тотуны мәҗбүр итә торган закон гамәлдә. Әгәр бакчада чүп үләннәре үсеп ята икән, бу җирне максатсыз куллану буларак бәяләнергә мөмкинме?
Дөрес. Әгәр хокук бозуны теркәп бер ел узганнан соң да кишәрлекнең яртысында һәм аннан да күбрәк өлешендә чүп үләннәре, агачлар, куаклар кала икән, моның өчен штраф салырга мөмкиннәр. Иң ахыргы чик – суд аша җир кишәрлеген тартып алу.
Нинди чүп үләннәре өчен мондый җәза бирелергә мөмкин?
Чүп үләнәре шактый күп һәм мин аларны утауны озакка сузмаска киңәш итәм. Бер метрдан озынрак үләннәр исәпкә алына. Болар – бакча билчәне, сөтлегән (молочай), тигәнәк, алсу билчән, кычыткан, алабута, әрем, эт какысы һәм озын булып үсә торган башка үләннәр.
Чүп үләннәрен «йөзгә танып белү» өчен махсус белемнәр кирәк…
Исемлекне яттан белү мәҗбүри түгел. Хәзер интернетта акыллы камера белән эшли торган бик күп кушымталар бар – үсемлекне фотога төшерәсез, ә акыллы кушымта моның чүп үләнеме әллә файдалы культурамы икәнен аңлатып бирә.
Бакча – шәхси милек. Тикшерүчеләр анда керергә, үсемлекләрне санарга һәм үлчәргә хокуклы түгел. Моның белән кемнәр һәм ничек шөгыльләнә?
Планлы тикшерүләр юк. Җирле хакимият һәм бакчачылык ширкәте администрациясе тикшерү белән килә ала. Планнан тыш мондый тикшерүне күршеләр яки шикаятьләр нигезендә прокуратура оештырырга мөмкин. Хуҗа рөхсәтеннән башка тикшерүчеләр чыннан да ихатага керергә хокуклы түгел, әмма хокук бозуны фото- һәм видеога теркәргә аларга беркем дә комачаулый алмый. Шуннан соң ихатаны тәртипкә салу өчен өч ел вакыт бирелә. Мәсәлән, бер бакчачылык ширкәтендә күршеләре өлкән яшьтәге ир белән хатынга зарланган, аларның өч сутый җирендә гел чүп үләннәре генә үскән. Җир кишәрлеген тартып алу процессы башланган иде инде, тик ир белән хатын кишәрлекне улларына теркәде. Ә закон буенча аны үзләштерү өчен өч ел вакыт бирелә, димәк күршеләрнең яңа хуҗага якын арада моң-зары була алмый.
Хәтта эш судка барып җитеп, җир кишәрлеген сатуга куеп, аны сату гел барып та чыкмый. Судлар гадәттә хәлне төзәтергә вакыт бирә. Казан янындагы Константиновка бистәсендә булган хәл искә төшә. Анда бер ир-ат күршесендәге хатын-кызга шикаять язды, мөгаен аның ихатасы хисабына үз биләмәләрен зурайтырга теләгәндер. Минем киңәш буенча, бу хатын-кыз эшчеләр яллады, алар ихатадагы бөтен үләннәрне чабып чыкты һәм хәтта кечкенә сарай да төзеп куйды. Суд утырышы башланган вакытка ихатада идеаль тәртип урнашкан иде инде, хатын-кызның җирен тартып алмадылар.
Амброзия серкәсе – көчле аллерген
Быелдан башлап бакчачыларга чүп үләннәре өчен генә түгел, ә инвазив үсемлекләр өчен дә штраф салырга мөмкиннәр.
Инвазив үсемлекләр – үзләренең табигый ареалларыннан читтә үсүче үсемлекләр. Әлеге үсемлекләрне утыртсаң, алар контрольсез үрчергә, җирле үсемлекләрне кысрыклар чыгарырга, экологик балансны бозарга мөмкин. Алар еш кына тирә-юньгә, кешеләрнең сәламәтлегенә яки гомеренә куркыныч тудыра. Мәсәлән, данлыклы Сосновский балтырганында тиренең ультрашәмәхә нурланышка сизгерлеген кисәк арттыра торган матдә була. Бу үсемлек белән контакт булса һәм аннан соң кеше кояш астында йөрсә, тән тиресе бик нык пешәргә мөмкин.
Әремяфраклы амброзия серкәсе бик көчле аллерген булып санала – ул астма, риноконъюнктивит китереп чыгарырга мөмкин.
Элек мондый үсемлекләрне юк итүне бары тик авыл хуҗалыгы җирләрендә генә җайга салган булсалар, хәзер исә, кагыйдәләр бөтен җир кишәрлеге хуҗаларына, шул исәптән, бакчачыларга, дача тотучыларга яки арендаторларга да кагыла.
Агымдагы елның мартыннан федераль законнар барлык җир кишәрлекләре хуҗаларын инвазив үсемлекләр белән көрәшергә мәҗбүр итә. Инвазив үсемлекләр исемлеге төбәкнең норматив актлары белән раслана.
Татарстанда республика Хөкүмәте карары нигезендә, исемлеккә 10 үсемлек кертелгән. Алар арасында – Сосновский балтырганы, девичий виноград, дүңкәл (ирга), күпяфраклы люпин, вак чәчәкле кына (недотрога мелкоцветковая), эт тигәнәге (череда облиственная), Канада элодеясе, эхиноцистис һәм Пенсильвания корычагачы. Җир кишәрлекләре хуҗалары бу зарарлы үсемлекләрне юк итәргә тиеш, юкса аларга 20 меңнән 50 меңгә кадәр штраф яный.
Амброзия
Сосновский балтырганы һәм Америка өрәңгесе белән еллар буе дәүләт дәрәҗәсендә көрәшәләр, әмма җиңә алмыйлар. Бакчачылардан нәрсә көтәргә?
Әйе, безнең Татарстанда балтырган белән хәлләр мөшкел. Мәсәлән, Биектау районында ул якынча 700 гектар мәйданны били. Питрәч районында һәм Казанның үзендә күпләп үсә. Бу үсемлек бик тиз үрчи, гербецидларга да бик чыдам, кискәндә агулы сок бүлеп чыгара, ә орлыклары туфракта еллар буе яшәү көчен саклый һәм хәтта кискәннән соң 5-10 ел узгач та үсеп чыгарга мөмкин. Тик шулай да, бакчада аны җиңеп була: тамыры белән казып алырга яки тоташ гербецилар белән эшкәртергә кирәк.
Америка өрәңгесе белән дә шундыйрак хәл. Республикада ярымташландык авыллар һәм бакчалар күп һәм мондый җирләрдә ул бөтен тирә-якны басып ала. Мин үзем дә аның белән күп еллар көрәшәм инде. Хәтта төбе-тамыры белән йолкып, төпләп алсаң да, ул икенче җирдә үсеп чыга, чөнки тамыр системасы бик көчле. Ләкин аның белән көрәшүнең дә ысуллары шул ук: тамырларын йолкып алырга, төпләргә, ә яшь үсентеләрен химикатлар белән агуларга.
Куаклар күбрәк булган саен, җәза да җитдирәк
Чүп үләннәре һәм инвазив үсемлекләрдән тыш, кайбер утыртылган үсемлекләр өчен дә бакчачыларны рәшәткә артына җибәрергә мөмкиннәр. Бу дөресме?
Әйе, бүген үстерү катгый рәвештә тыелган 70ләп база төреннән торган федераль исемлек бар. Юкса, административ җаваплылык кына түгел, ә чын төрмә срогы яный. Мәсәлән, галимнәр нинди дә булса үсемлектә әйләнеше тыелган матдә таба икән, исемлек даими яңартыла. Мәсәлән, 2024 елда бу исемлеккә эт эчәгеләрен – калкансыман турбина һәм өч чәчәкле ипомеяне кертте: аларның орлыкларында галлюциноген эргин дигән матдә таптылар. Мин кайчандыр үзем дә бу матур чәчәкләрне утырта идём, хәзер әлбәттә, моннан баш тарттым инде. Хәтта, 10 төп ипомея утыркан өчен дә 3 – 5 мең сум штраф салырга яки 15 тәүлеккә утыртырга мөмкиннәр. Куаклар күбрәк булган саен, җәза да җитдирәк. Иң кырыс җәза – 8 елга иректән мәхрүм ителү.
Ашарга яраклы кат үләне дә (кат съедобный) наркотик матдә буларак тыелган, аның өчен дә реаль срок яный. Матур гына гармала чәчәге дә куркыныч булып табылган: үсемлектә булган алкалоидларның берсе психоактив матдә булып санала.
Мәк тә тыелган – декоратив мәк түгел, ә йоклата һәм май бирә торганы. Бакчада берничә шушындый үсемлек булу проблема түгел, ә уннан йөзгә кадәр төп булса әфьюн чималы җитештерүгә тәңгәл була. Нәтиҗә буларак – җинаять җәзасы куркынычы. Тыелган барлык үсемлекләр өчен җәзалар турында мәгълүматларны әйтеп тормыйм, әмма мондый хокук бозулар өчен ни дәрәҗәдә каты җәза бирелгәнен бөтен кеше дә аңларга тиеш.
Яңа кануннар дөрес кабул ителгән, дип саныйм. Алайса кайбер бакчачылар берничә ихата тота. Шундый очракны беләм: Казан янындагы бакчачылык ширкәтендә бер хуҗаның 40 кишәрлеге бар иде. Аларның һәрберсен карап-тәрбияләп торырга кирәк, ә хуҗа кеше җирне отышлы актив буларак кына тотып, физик яктан моны башкарып чыга алмый.
Яңа таләпләр хәлне үзгәртергә тиеш: әгәр кешенең җире бар икән, ул аны тәртиптә тотарга тиеш. Бу мәсьәлә күптән калыккан иде инде.