KazanForum ярдәмендә товар әйләнеше 174 миллиард долларга кадәр арткан
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы ярдәмендә Россиянең ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 174 миллиард долларга кадәр арткан. Бу хакта Мәскәүдә форумны үткәрүгә бәйле узган матбугат очрашуында Россия Икътисади үсеш министрлыгының икеяклы хезмәттәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәлимат Будунова әйтте.
«Бездә нәкъ менә шушы форум ярдәмендә Ислам дөньясы белән ике яклы сәүдә үсә. 2021 елдан 2025 елга кадәр аның өлеше 14 проценттан 25 процентка кадәр артты. Бүгенге ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 174 миллиард доллар тәшкил итә», – диде ул.
Быел форум 12-17 май көннәрендә узачак. Анда дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр.