Актаныш кызлары «Яз гүзәле» бәйгесе суперфиналистлары булдылар

Актаныш кызлары «Яз гүзәле» бәйгесе суперфиналистлары булдылар

«Яз гүзәле» матурлык һәм иҗат бәйгесе быел 17нче тапкыр уздырылды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 300 гариза кабул ителгән, һәм шулар арасыннан иң-иңнәр — 30 кыз финалга сайлап алынган. Алар арасында Актаныш районында туып-үскән сәләтле, чибәр, максатчан студент кызларыбыз булуы — безнең өчен аеруча зур горурлык.

Алар барысы да Казанга җыелып, бер атна дәвамында финалга җитди әзерлек узган: төрле остаханәләрдә катнашкан, күренекле шәхесләр белән очрашкан, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен арттырган.

Шул ук вакытта катнашучыларның аш-су осталыгы, гомуми белем дәрәҗәсе, иҗади сәләтләре дә сыналды. Һәр этапта җыелган баллар финалда мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим ителде.

Быелгы бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Луганск, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, шулай ук Владивосток, Владимир, Мәскәү, Свердловск, Ярославль, Пенза өлкәләреннән, Түбән Новгород, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдән килгән татар кызлары катнашты.

Финалга чыккан 30 кыз арасыннан иң яхшы 10ы суперфиналист буларак «Яз гүзәле» титулы өчен көрәшү хокукына ия булды. Җиңү өчен катнашучыларга үзләрен тамашачыга тәкъдим итү һәм иҗади номер күрсәтү бурычы куелды. Кызлар жюри күңелен җыр-биюләре, нәфис сүз осталыгы, театраль чыгышлары белән яулады.

Казан шәһәрендә югары белем алучы Актаныш кызы Сәлимгәрәева Камилә «Иң зирәк кыз» номинациясендә җиңү яулады.

Ә Яр Чаллы педагогика университеты студенты, Богады авылы кызы Гаянова Әминә «Иң сылу кыз» булып танылды.

агын бер якташыбыз уңышларга иреште. Ул — Такталачык авылыннан Газетдинова Гөльяр Наил кызы. Гөльяр — "Иң уңган кыз" номинациясендә бүләкләнде.

Афәрин, кызларыбыз! Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа биеклекләр телибез!

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.