10нчы «Fashion iftar»: зәңгәр, күк төсе, мөселман модасы һәм яңа үзәк

10нчы «Fashion iftar»: зәңгәр, күк төсе, мөселман модасы һәм яңа үзәк

Узган ялларда «Казан Экспо» күргәзмәләр залында 10нчы «Fashion iftar» узды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.

Быелгы «Fashion iftar»ның төсе – зәңгәр, күк төсе иде. «Дресс-код бу төсләргә 100 процент туры килергә тиеш», — дип тә кисәттеләр «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Шуңамы, чарада бу төсләрдән тайпылган кешеләр күренмәде. Һәм «Казан Экспо» бу көнне әкрен, салмак кына ага торган елганы хәтерләтте. Шунда бер катнашкан апа әйтмешли: «Зәңгәр төс күпләргә килешә. Күзләргә дә рәхәт».

Чара татар гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган иде. Темасы – ирек. Бу ирек киемнәрнең төрлелегендә дә чагылды. Кемдер татар милли кием элементларын кулланып мөселман хатын-кызы образы тудырган иде. Кемдер гарәп модасын якынрак күргән. Ә кайберәүләр заманча образлар сайлаган.

Ифтар башланыр алдыннан кунаклар остазлар витринасын карый алды. Биредә намазлыклар, татар брендларының киемнәре, бизәнү әйберләре, башлыклар, хәтта үз шәҗәрәңне төзергә ярдәм итүчеләр дә бар иде. Шулай ук матур образларда фотога төшү өчен фотозоналар булды.

«Хатын-кызлар өчен ислам үзәге булдырасым килә»

«Fashion iftar» проектының авторы Җәннәт Минһаҗеваның образына килсәк, ул аяз күк йөзендә йөзеп йөрүче йомры-йомшак болытны хәтерләтте. Начар итеп әйтүем түгел, әлбәттә, күлмәгенең рәвеше турында сүз бара. Ул киң, бала җиңле, озын бала итәкле, күк зәңгәр төсендәге күлмәк кигән иде.

Ә хәзер чараның төп өлешенә күчик. Җәннәт Минһаҗева «Fashion iftar»ның юбилей чарасы алдыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.

Проект кысаларында рестораннар белән берлектә махсус десертлар эшләгәннәр, Казанның ун ресторанында берьюлы хәйрия ифтарлары уздырганнар, Татарстан Республикасының Милли музеенда «Җеп» күргәзмәсе оештырганнар. Ахыргысын әле 31 мартка кадәр барып күрергә мөмкин.

Бәлки, сез: «Ничек болай тәвәккәлләп була? Каян килә бу энергия? Бу кадәр көч каян алына?» – дип сорарсыз. Мин шуны әйтер идем: Аллаһы Тәгалә мине һәрчак ишетә, Ул һәрчак минем белән. Ул янәшәмдә булганда, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Күп нәрсәләргә әзермен.

Бу кадерле кыйммәтләр турында уйлап, без сезнең өчен кечкенә сюрприз әзерләдек. Алдыгызда «ачмаска» дип язылган конвертлар бар. Аларны ачкач, сез үзегез өчен иң кыйммәтле нәрсәне күрерсез, – диде ул.

Чыннан да, өстәлләрдә һәрбер хатын-кыз алдында конвертлар куелган иде. Җәннәтнең сүзләреннән соң барыбыз да аларны ачып карарга ашыктык. Конверт эчендә кечкенә генә көзге таптык. Шулай итеп, һәрбер хатын-кыз үзенә иң кыйммәтле булган кешене – үзен күрде.

Җәннәт Минһаҗева киләчәктә тормышка ашырырга теләгән зур проекты турында да сөйләде.

Минем хатын-кызлар өчен ислам үзәге булдырасым килә. Ул җанга тынычлык бирүче, рәхәт урын булачак. Көн дәвамында кинәт кенә буш вакыт килеп чыкса, иркен сулыш алып, үзегезне куркынычсызлыкта хис итәр өчен килергә мөмкин урын булачак. Мин «Fashion Iftar» тирәсендәге кебек, бу проект тирәсендә дә битараф булмаган, бер-берсенә терәк булырга әзер булган хатын-кызлар җәмгыятен тупларга телим, – дип сөйләде Җәннәт.

Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, әлеге проект үзәкнең булачак бинасын сайлау этабында. «Йә тарихи мирасыбызны торгызу, йә бөтенләй яңа бина төзү юлын сайлаячакбыз», – диде ул.

Милли мөселман образлары турында...

Ифтар башланыр алдыннан сәхнәдә мөселман брендларының мода күрсәтүе булды. Иң беренче сәхнәгә Чечня Республикасыннан Firdaws бренды чыкты. Әлеге бренд ак һәм кара төсләрдән торган коллекция тәкъдим итте. Милли костюмнарын хәтерләткән образлары да булды.

Икенче мода күрсәткән бренд Татарстаннан «Остазлар» иде. Беренче һәм икенче бренд арасында ачык контраст сизелде. Бу контраст төрле халыкларның матурлыкны ничек күрүендәдер, мөгаен. Чечнядан килгән бренд тыйнак, элегант образлар тәкъдим итте. Бизәнү әйберләре кулланмаган диярлек. Ә татар бренды образларында татар милли бизәкләренә, бизәнү әйберләренә зур игътибар биргән. Ике бренд та матурлыкны үзенчә күрсәтте.

Чыгышларның форматы да төрле булды. Чечнядан килгән модельләр вокалсыз музыка астында чыгыш ясаса, «Остазлар» бренды модельләре а’капелла башкарылган татарча җыр фонында йөрде.

Аннан соң сәхнәгә Татарстан дизайнерлары союзы коллекциясе тәкъдим ителде. Биредә Татарстанның танылган брендлары күренде. Аларның чыгышларын ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән җыр бизәде.

Минем өчен иң истә калган чыгышларның берсе – Civil Mona брендыныкы. Алар мөселман образларында төрле милләт вәкилләренең акцентларын күрсәтте. Экранда ясалма фәһем белән эшләнгән матур видео күрсәтелде.

«Luisa Skipina» бренды коллекциясе дә гаҗәеп иде. Бу бренд күк зәңгәр төсендәге коллекция тәкъдим итте. Аларның чыгышы вакытында «Ямьле» төркеме «Зәңгәр күлмәк» җырын башкарды.

Коллекцияләр төрле, һәммәсе дә милли үзенчәлекләр белән эшләнелгән иде. Мөселман модасы алар мисалында үзенең милли дә була алуын күрсәтте.

Җырчылардан сәхнәдә шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Татьяна Ефремова һәм Мелек чыгыш ясады. «Fashion iftar»ны Айрат Заһриев алып барды.

Иң зур бүләк – хаҗга юллама

Кичә ахырында «Fashion iftar» партнёрлары үз бүләкләрен тапшырды. Җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә билгеләделәр. Иң зур бүләкләр – гомрә һәм хаҗга бару юлламалары иде.

Гомрәгә баручы волонтёрлар арасыннан сайланды – аны Әнисә Сатарбекова алды.

Хаҗга юллама кунаклар арасыннан уйнатылды. Зур бүләкне Гөлфизә Шәрәпова алды.

***

Әлеге ифтар катнашучыларда уңай хисләр генә калдыргандыр дип уйлыйм. Татар хатын-кызларының шулай бергә җыела торган урыны булуы үзе үк кадерле. Монда һәркем бер-берсе белән илһамлана, бер-берсенә көч бирә ала. Бик уңышлы проект һәм башка милләт хатын-кызлары өчен шәп үрнәк, дип уйлыйм.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.