20 мең сум өчен диверсия? Тимер юл объектын яндыруда шикләнелгән яшүсмерләр кулга алынган
Самара өлкәсендә Куйбышев тимер юлына караган трансформатор шкафына ут төртү факты буенча Татарстаннан ике яшүсмер тоткарланган.
Хокук саклау органнары аларга каршы террорчылык акты маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Татарстанның УФСБ идарәсе мәгълүматларына караганда, яшүсмерләр «РЖД» объекты булган тимер юл трансформатор шкафын яндыруда шикләнелә. Әлеге вакыйга Куйбышев тимер юлы инфраструктурасына зыян китерү буларак бәяләнә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, егетләр бу гамәлне алдан сүз куешып башкарган. Сораштыру вакытында алар гаепләрен таныган һәм эшне билгесез кешедән алганнарын сөйләгән. Әйтүләренчә, бирем өчен аларга 20 мең сум вәгъдә иткәннәр.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе террорчылык акты турындагы маддә буенча җинаять эшен тикшерә. Суд карары белән ике шикләнелүче дә сак астына алынган.
Хокук саклау органнары мондый очракларда яшүсмерләрне социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша җәлеп итәргә мөмкин булуын искәртә.