Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмә ачыла

19 нчы февраль көнне сәгать 11:00дә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Чара шагыйрьне искә алу көненә багышланган, ул 1945 нче елның 19 нчы февралендә һәлак булган.

Күргәзмәдә шагыйрьнең пуля тишкән шинель һәм аяк киемнәрен күрергә була. Аларны 1945 нче елның февралендә һәлак булганнан соң хезмәттәшләре Казанга посылка белән җибәргән булган. Анда шулай ук Фатих Кәримнең орденнарын, 1943 нче елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәрен күрергә мөмкин.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.