Бала коляскасына ут төрткән иргә хөкем карары чыгарылды
Әлмәттә махсус рәвештә күршеләренә зыян салган иргә хөкем карары чыгарылган.
Ир-ат подъездларында лифт янында торган балалар коляскасына ут төртә, шуннан соң кача. Ялкын велосипедларга һәм самокатка үрли. Янгын нәтиҗәсендә гомуми зыян 75 мең сум тәшкил итә. Гаепләнүче тулысынча гаебен танып, зыянны каплаган. Ул бер елга шартлы рәвештә хөкем ителде, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.