Чистай районы башлыгы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында указ имзалады. Документ хокукый актлар рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Моннан тыш, КНИТУның Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты директоры Наталья Башкирцевага һәм Казан дәүләт аграр университеты кафедрасы профессоры Эльмас Нуруллинга «Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. «Ата-ана даны» ордены медальләре Айдар һәм Эльвира Вазеевларга, Марина Варламова һәм Виктор Федоровка тапшырылды.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале сәнәгать, төзелеш, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендәге аерым казанышлар, шулай ук Ватанны һәм хәрби әзерлек дәрәҗәсен саклауга керткән өлеш өчен тапшырыла.

  • Дмитрий Ивановка 53 яшь. 2010-2012 елларда ул Чистай районы башкарма комитетын җитәкләде. 2012 елда ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп, ә аннары җитәкче итеп билгеләнде. 2014 елда Чистай башкарма комитетына җитәкчесе булып кайтты, ә 2015 елда районны җитәкләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.