«Милли асылыбызга кайту»: Казанда «Җеп» экспозициясе эшли башлады
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җеп» экспозициясе ачылды. Ул татар хатын-кызлары киемнәренә багышланган. «Интертат» хәбәрчесе ачылыштан репортаж тәкъдим итә.
«Шундый күргәзмәне оештыру һәм аны үз музеебызда кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Бу күргәзмәдә үзебезнең милли асылыбызга кайту да, яңа буынның миллилекне яңача кабул итүе дә сизелә», – дип сөйләде Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов күргәзмә ачылышында.
«Җеп» күргәзмәсе Fashion Iftar проекты кысаларында оештырыла. Быел проект татар традицияләренә һәм мәдәниятенә багышланган. Проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева күргәзмәнең буыннар арасындагы бәйләнешне күрсәтүен әйтте.
Мин морзалар нәселеннән булганга, үз нәселемә хөрмәт белдерәсем килде. Безнең күргәзмә «Җеп» дип атала. «Җеп» – ул безне буыннар аша бәйләп торучы, безне бер-беребез белән тоташтыручы көч. Әлеге күргәзмә аша мин татар мәдәниятенең зыялы ягын күрсәтергә теләдем. Чөнки балачактан ук мине татарлар – белемгә омтылучы, сәнгатьне яратучы, һәрвакыт үсешкә омтылучы халык дип тәрбияләделәр, – дип сөйләде ул.
Җәннәт Минһаҗева белән Айрат Фәйзрахманов күргәзмә ачу өчен ишек аркылы тартылган кызыл тасманы кистеләр. Шуннан соң Җәннәт Минһаҗева кунакларны күргәзмә заллары белән танышырга чакырды. Кыскача гына танышып үтик.
Беренче зал «Җеп. Еллар аша» дип атала. Биредә татар хатын-кызларының традицион милли кием комплекслары күрсәтелгән.
Чираттагы «Җеп. Форма» дигән залда заманча дизайнерларның эшләре белән танышырга мөмкин. «Бюро Бану», «Lusi», «Qayna» «Луиза Скипина» брендларының коллекцияләреннән образлар, шулай ук башка җирле брендларның эшләрен, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин.
Залларда брендлар турында кыскача мәгълүмат һәм QR-кодлар урнаштырылган мәгълүмат такталары да бар.
Алар төрле стильләрдә эшли, ләкин барысы да архив материалларына таянып үз образларын тудыра. Һәр бренд янында QR-код бар, кунаклар кызыксынган очракта брендларның сәхифәләренә керә һәм алар белән таныша ала. Татар образларына, милли этниканы модага кертү теләге бар, – дип сөйләде проект кураторы Җәннәт Минһаҗева.
Өченче зал – «Җеп. Баш киемнәре». Биредә баш киемнәре генә түгел, изүләр, алкалар, хәситәләр, беләзекләр һәм башка бизәнү әйберләре дә тәкъдим ителгән. Монда традицион үрнәкләр белән беррәттән дизайнерлар тарафыннан заманча итеп эшләнгән вариантларны күрергә мөмкин.
«Җеп. Куллар һәм һөнәрләр» залында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган кул эшләре техникалары белән эшләнгән үрнәкләр тәкъдим ителә. Күн мозаикасы, Казан чигелеше техникасында эшләнгән сумкалар, аяк киемнәрен күрергә була.
Күргәзмә диварларын рәссам Нияз Хаҗиәхмәтовның арт-деко-модерн стилендә эшләнгән рәсемнәре бизи. Аларда татар хатын-кызлары образлары сурәтләнгән.
Бездә арт-деко-модерн стилендә иҗат итүче рәссам Нияз Хаҗиәхмәтовның эшләре тәкъдим ителде. Аның иҗаты мине күп еллар буе сокландырып килде. Моңа кадәр аның мондый масштаблы күргәзмәләрдә катнашканы булмаган. Шуңа күрә кешеләрнең аның эшләрен күрү мөмкинлеге тууына мин бик шат, – дип сөйләде проект кураторы.
Заллар белән танышып чыкканнан соң татар дизайнерларының кием коллекцияләрен күрсәтү дә булып узды.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 10 марттан 31 мартка кадәр эшләячәк.