Казанда Сабан туе мәйданчыкларына кадәр өстәмә автобуслар һәм шаттллар җибәреләчәк

Сабан туе көнендә транспорт хезмәте махсус схема буенча оештырылачак.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Ул казанлыларга һәм башкала кунакларына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. Бәйрәм мәйданчыклары янында шәхси транспортны кую кыенга туры киләчәк.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы дүрт тукталыштан махсус автобуслар белән барып җитәргә була: «Җиңү Проспекты» метро станциясе, «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» («Теплоконтроль»). Шулай ук электричкада барырга мөмкин – юлга нибары 11 минут вакыт китә. Казан-1 станциясеннән электричкалар — 6.31, 7.57, 9.24, 12.31, 15.12 һәм 16.43 сәгатьләрдә, «Каенлык» станциясеннән 11.48, 14.02, 17.02 һәм 1742 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк.

Аккош күле янындагы урман паркына кадәр «Ремплер торак массивы» тукталышыннан бушлай шаттллар җибәреләчәк. Ремплерга 36, 72 һәм 46нчы автобусларда барып җитәргә мөмкин. Моннан тыш, Аккош станциясенә кадәр Казан-2 станциясеннән электричкалар йөриячәк.

Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка «Турбокомпрессор» фәнни-тикшеренү институты (Себер тракты, 40) һәм «Мега» сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 141) парковкаларыннан шаттллар оештырылачак.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.