Нинди очракларда йөртүче таныклыгын ашыгыч төстә алыштырырга кирәк булуын аңлаттылар
Шәхси мәгълүматлар үзгәргәндә яки сәламәтлектә үзгәрешләр ачыкланганда, машина йөрү таныклыгын кичекмәстән алыштыру таләп ителә. Юкса 15 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта «ТАСС» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Шулай ук гамәлдә булу вакыты чыккан, тузу, зыян килү сәбәпле яраксызга әйләнгән, югалган, урланган очракларда «права»ны алыштыру таләп ителә.
Гамәлдәге закон буенча, таныклыктан башка гына рульгә утыручыга 5тән15 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырыла, үзе рульгә утырудан мәхрүм кала.