«Имин счетка күчерегез»: пенсионердан урланган 600 мең сум кире кайтарылачак

Татарстан прокуратурасы мошенниклык очрагында гаделлеккә ирешкән: суд карары буенча, дроппер махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбинең әнисеннән урланган акчаны тулысынча кайтарырга мәҗбүр ителгән.

Әлеге хәл 2025 елның 1 апрелендә Чаллыда булган. 70 яшьлек хатын-кызга мессенджерда үзен «элеккеге хезмәттәше» дип таныштырган кеше язган һәм тиздән аңа имеш «инспектор Морозов» шалтыратачагын хәбәр иткән. Соңрак шалтыраткан ир-ат пенсионер хатынны чит илгә акча күчерүдә шикләнүләре турында куркыта.

Шуннан соң «ФСБ хезмәткәре» дип таныштырган тагын бер мошенник хатын-кызны алдауга керешкән: янәсе, аның акчаларын урларга җыеналар, шуңа күрә аларны «имин счет»ка күчерергә кирәк. Куркып калган пенсионер хатын барлык акчаларын күчергән, әмма шуннан соң мошенниклар юкка чыккан.

Тикшерү барышында ачыкланганча, урланган акчаның 600 мең сумы Белгород өлкәсендә яшәүче ир-ат картасына күчерелгән. Судта ул үзенең картасын 10 мең сумга башка кешегә бирүен таныган.

Суд аны зыянны тулысынча капларга мәҗбүр иткән. Карар инде законлы көченә кергән.

Таныш кешеләр исеменнән килгән хәбәрләргә дә ышанып бетмәгез, ә «имин счет» дигән сүзне ишетүгә үк сак булырга кирәк.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.