Россия Тикшерү комитеты Түбән Камадагы янгын буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган

Тикшерү комитеты “Түбән Кама Нефтехим” заводындагы янгын буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, янгын иминлек кагыйдәләрен санга сукмау сәбәпле килеп чыккан. Хәзерге вакытта тикшерүче-криминалистлар предприятие хезмәткәрләреннән сораштырып, килеп туган хәлне ачыкларга тырыша. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин комитетның Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийдан әлегә уздырылган тикшерү гамәлләре буенча мәгълүматлар тапшыруны сораган.

Исегезгә төшерәбез: кичә “Түбән Кама Нефтехим” заводында янгын булды. Сәбәбе – газ катнашмасының кабынып китүе. Соңгы мәгълүматларга караганда, 3 кеше, шул исәптән бер янгын сүндерүче һәлак булган.71 кешегә зыян килгән. Бишесе – авыр хәлдә.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.