Актанышның «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсының зона этабы җиңүчеләре Казанда тантаналы бәйрәмдә катнаша

Актанышның «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсының зона этабы җиңүчеләре Казанда тантаналы бәйрәмдә катнаша

Бүген, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Актаныш районы делегациясе «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсында катнашучыларны хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаша. Чара Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында уза һәм үз районнарын үстерүгә зур өлеш керткән Татарстанның төрле районнарында яшәүче хатын-кызларны берләштерә.

Республика бәйрәменең мактаулы кунаклары арасында безнең райондашларыбыз — «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсының зона этабында катнашкан уңышлы ханымнарыбыз да бар. Алар - Кәзкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина, Актаныш районы ветераннар советы рәисе урынбасары Зәлифә Әмирова, «Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова.

Делегацияне Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Альбина Гайнетдинова җитәкли. Аның җитәкчелегендә район делегациясе югары дәрәҗәдәге бәйрәм чарасында Актанышны лаеклы тәкъдим итә.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.