Россиядә 30 мең сумнан югары пенсия алучылар саны арткан

Соңгы ике елда Россиядә уртача пенсиясе 30 мең сумнан арткан төбәкләр саны 2 тапкырга күбәйгән.

Элек мондый төбәкләр 5 кенә булса, хәзер аларга тагын 7 субъект кушылган. Исемлектә: Карелия, Коми, Ямал-Ненец АО, Мурманск, Сахалин, Архангельск өлкәләре һәм Якутия бар.

Иң югары пенсияләр исә Чукотка һәм Ненец автоном округында — анда уртача түләүләр 40 мең сумнан да арткан.

Себер, Ерак Көнчыгыш һәм төньяк төбәкләрдә пенсияләрнең югары булуы хезмәт шартлары һәм «төньяк» өстәмәләре белән бәйле.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.