Алмаз Хәлиуллин: «Татар кызы әдәп тә сакларга, замана белән дә бергә атларга тиеш»
Дүрт ел тәнәфестән соң, «Татар кызы» Республика бәйгесе кабат оештырылды. Конкурсның финалы быел Әлмәт шәһәрендә, «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак. Моның хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйттеләр.
«Бу – матурлык бәйгесе түгел»
«Татар кызы» Халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин быелгы конкурсның калган еллардан аермасы турында сөйләп китте.
«Татар кызы» проектының Республикакүләм бәйгесе соңгы тапкыр 2022 елда узды. Дүрт ел тәнәфестән соң, без аны яңа сулыш, яңа энергия белән башларга булдык. Бәйгегә старт узган елның октябрь аенда бирелде. Октябрь-ноябрь айларында муниципаль, ноябрьдән декабрьгә кадәр зональ этаплар, ә гыйнвар аенда ярымфинал узды. Барлык нәтиҗәләрдән соң 12 кыз финалга чыкты. Һәм иртәгәдән, 12 июньнән башлап, 11 көн дәвамында кызлар белем мәдәни программасын үзләштерәчәк.
Башка еллардан быелгы конкурс нәрсәсе белән аерыла дигәндә, «Татар кызы»ның идеологиясе ул – татар халкының гореф-гадәтләренә, бай мирасына нигезләнү. Бу – матурлык бәйгесе түгел. «Матурлык» дигәндә, монда ике – эчке һәм тышкы матурлык бар. Шушы төшенчәнең ике мәгънәсен үзенә җыйган бер шәхес ул – татар кызы. Төп максатыбыз – катнашучыларда татар милләтенә, гореф-гадәтләренә, аның бай мирасына булган мәхәббәтне арттыру һәм моның яңа формаларын табу, – диде ул.
Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, замана үзгәрү белән кызлар да үзгәрә. Шуннан чыгып, алар алдында тагын бер максат тора, бу – проектка заманча сулыш кертү.
Илһам Шакиров җырындагыча, татар кызы әдәп тә сакларга, замана белән дә бергә атларга тиеш. Быел үткән еллардагы кебек аш-су, кул эше кебек этаплар кала. Яңалыкка килгәндә, иртәгә Татар китабы йортында кызлар 7 тамырга – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни байлык, дин һәм иман, гаилә, туган илгә багышланган проектларын тәкъдим итәчәкләр, – дип билгеләде Алмаз.
«Проектның максаты – финалда җиңү түгел, ә татар кызлары аша татар милләтен үстерү»
Драматург, сценарист, Тукай премиясе лауреаты Резедә Зәйниева (Гобәева) «Татар кызы» бәйгесенең уңай яклары турында сөйләде.
Без татар кызын һәрьяклап камил күрергә телибез һәм бәйге аша моңа ирешергә тырышабыз. Аларны мәдәният, белем, тел ягыннан да «баету» өстендә эшлибез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, шушы бәйгедә катнашканнан соң, кызлар үзгәрә кебек. Без аларның уңышларын күрәбез.
«Татар кызы»ның тагын бер уңай ягы ул – бәйге үткәч тә кызларны ташламау, аларның язмышында катнашу, аларга яңа юллар ачу. Башка елларда җиңгән кызларыбыз безнең белән кала. Алар Республикакүләм, Халыкара бәйгеләрне үткәрүдә бик зур ярдәм күрсәтә, анда турыдан-туры катнашалар. Бу күренеш бер әйбер турында сөйли – кызлар арасында конкуренция түгел, ә мәхәббәт һәм бер-берсенә терәк булу гына бар, – диде ул.
Резедә ханым концерт программасы турында да сөйләп үтте. Аның сүзләренчә, кызлар 10 көн дәвамында кураторлар белән концертка әзерләнәчәк. Төп бәяне дә шушы вакыт эчендә алачаклар, ә финал концертында жюри әгъзалары шулай ук өстәмә баллар куячак.
Концерт шоу форматында узачак. Без ел да аның эчтәлегенә игътибар итәбез, кызлар анда театраль яктан да ачылачак. Быел театраль конкурс туй йоласына багышлана. Бу Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә эшләнәчәк, алар – концертның бизәге булачак. Айрат Хәмитов режиссёр буларак, сәхнәгә кызларны чыгаруга зур көч куячак. Шулай ук, концертта яшьләр арасында танылган, йә танылып килүче җырчылар да чыгыш ясаячак, – дип искәртте Резедә Зәйниева.
Сценарист сүзләренчә, проектның максаты – финалда җиңү түгел, ә татар кызлары аша татар милләтен үстерү, чөнки алар – булачак әниләр. Кызлар да моны үзләренә сеңдерә һәм ахыр чиктә бер-берсенә конкурент булудан туктый.
«Татар кызы» ихласлыгы белән аерылып тора торган бәйге»
«Татар кызы – 2022» бәйгесенең республика этабы җиңүчесе, «Татар кызы – 2024» бәйгесенең халыкара этабы финалисты, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина конкурста катнашырга теләүчеләргә киңәшләрен бирде.
Ниһаять, «Татар кызы» Республика бәйгесе уза, чөнки 2022 елдан бирле, мин – әлеге бәйгенең соңгы җиңүчесе. Дүрт ел буена әлеге исемне горур йөрттем һәм бу гомер буена шулай дәвам итәчәк. Әлеге конкурс дәвамлы булсын, елда үтсен дигән теләктә калам, чөнки ул муниципаль этаплардан, ярымфинал, хәтта финалдан да аерыла, үзенә иң көчле кызларны туплый.
2022 елдан бирле әлеге бәйгене оештыру комитетында катнашам һәм ел да кызлар белән күрешәм. Аларга иң беренче теләгем һәм киңәшем – ихлас булу. Килеп керү, сөйләшә башлау белән, 10 көн дәвамында кешенең кем икәнлеге күренә. Әгәр ул башка рольләргә керә, ясалма була башлый икән – барысы да шунда ук сизелә. «Татар кызы» ихласлыгы белән аерылып тора торган бәйге. Шуңа кызлар ихлас булсыннар, үз көчләренә ышансыннар, бәйгенең мәгънәсен аңлап катнашсыннар, дигән теләктә калам, – диде ул.
Энҗе Габдуллина сүзләренчә, «Татар кызы» конкурсыннан соң аның тормышы 100 процентка үзгәрмәсә дә, ул аңа үз-үзенә ышаныч биргән. Конкурста катнашкач, башка кешеләрнең фикерләрен ишеткәч, зур-зур кешеләр белән күрешкәч, фикерләр масштаблана, зур дәрәҗәгә чыга. Бу конкурс эчке яктан үсеш бирә.
«Хатын-кызлар балачактан «көрәшче» сыйфатына ия»
Бәйгенең финалында яшь җырчы Defne (Фәүзия Кадыйрова) да чыгыш ясаячак.
Минемчә, хатын-кызлар балачактан «көрәшче» сыйфатына ия һәм төрле юнәлешләрдә – иҗат, фән һәм башкаларда беренче була ала. Көнчыгыш халыклары турында сөйләгәндә, бездән күп телиләр, таләп итәләр. Шуңа күрә, минемчә, татар хатын-кызлары бөтен яклап камил һәм булдыклы.
Ә «Татар кызы» конкурсына килгәндә, мин аның финалында чыгыш ясаячакмын. Мине иң күпләр «Qyz» җырым аша белә, шуңа күрә бу үзенә күрә бер символик күренеш булачак, – диде ул.
Быел «Татар кызы» Республика бәйгесенең финалы 23 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.