Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук ике якны да кызыксындыра торган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру темасына да кагылдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис Тех» компанияләр төркеме директоры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.