Гөлназ Асаева: «Соңрак элемтәгә чыгармын, әлегә хәлем юк...»

Җырчы Гөлназ Асаева авариядән соң тамашачылары белән элемтәгә чыкты. «Әлегә беркем дә концерт куярлык хәлдә түгел»- ди ул.

- Әлегә беркем дә концертлар куяр хәлдә түгел. 4 мартта Уфада концерт булмаячак. Руль артында мин идём. Моны беркем дә яшерми. Һава торышы начар булу сәбәпле, идарәне контрольдә тота алмадым. Каршы як полосасына чыгып киттем. Ул мизгелдә берни дә эшләп булмады. Соңрак элемтәгә чыгармын, әлегә хәлем юк. Зыян күргән як белән элемтәдә торабыз. Барлык шалтыратулар теркәлгән. Теге машинаның пассажирларының телефон номерларын безгә бирүче булмаганлыктан, Даутовларның кияве аша элемтәне дәвам итәбез, — дип язган Гөлназ.

Новости

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.