Татарстанда агачка килеп кергән машинада 16 яшьлек җиде яшүсмер барган, 6 кеше һәлак булган

Татарстанда агачка килеп кергән машинада 16 яшьлек җиде яшүсмер барган, 6 кеше һәлак булган

Коточкыч фаҗига

24 июль төнендә Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

ГАИның якынча мәгълүматлары буенча, салонында 7 кеше булган «Шевроле Ланос» машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламый һәм идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиль агачка барып бәрелә һәм яна.

Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше: шофёр һәм 5 пассажир һәлак була. Бер баланы төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Машина янып бетә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган. Зыян күрүчене китергәннәр.

Татарстанның Тикшерү комитеты юл кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә кешеләр үлеменә китергән һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү эшләре башланды.

татар-информ

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.