Оныкларыма карыйм да, улымны күргән кебек булам.
«Борчылма, әни», — диде.
Сарай Чокырчадан Венера Вәлиева
Кеше түзсә дә түзә икән. Кайвакыт аптырап та куясың.
Үзем Венера ханымны тыңлыйм, башымда шундый уйлар чуала. 2021 елда өйләре янып бетә. Документлар артыннан кереп, янгында ире һәлак була. Улы махсус хәрби операциягә алына. 2024 елның 22 августында табутта кайта. Шулай йортсыз да, ирсез дә, улсыз да кала.
— Кечкенәдән хәрби буласым килә, диде Айнур. Ике бабасы да коммунист иде, әтисе дә коммунистларча яшәде. Ул да шундый тәрбия алды. 2022 елның 26 октябрендә мобилизацияләнде. Кеше юк, дип, кыска вакытлы ялга да кайтмады. Ниһаять, 14 апрельдә күрешү насыйп булган иде. Тик анда да чакыртып алдылар. Ике аягы пешкән булган, әйтмәде. Мәскәүгә госпитальгә килгәч кенә белдек. "Әни, борчылма", — дисә дә, икенче улым Айдар белән янына бардык. Шул соңгы күрү булды. Яңадан китте. Озак вакытка алгы сызыкка керделәр. "Сугышчан батырлыгы өчен" ("За боевые заслуги") медале белән бүләкләнде. Бер атна ялдан соң яңадан алгы сызыкка керттеләр. "Монысында озак тормыйбыз. Кайтам. Сюрприз белән", — диде. "Сюрпризың кирәкми, үзең кайт. Син яраткан шулпалы бәрәңге пешереп торырмын", — дидем. 5 августта элемтә өзелде. 10 августта һәлак булды. Менә сюрприз — табутта кайтты, — диде Венера ханым, күз яшьләрен яшереп кала алмыйча.
Туган нигезне бетермибез, шул урынга йорт салабыз, дигән була Айнур. Аның сүзен тормышка ашыра ана. Узган ел улы Айдар белән йорт торгызып чыгалар.
— 35 яшь кенә иде бит әле. Яшисе дә яшисе, — диде Венера Вәлиева. — 10 яшьлек кызы белән 7 яшьлек улы ятим калды. Икесе дә улыма ошаган. Аларга карыйм да, Айнурны күргән кебек булам.