Татарстанда тарихи яңалык: Казаннан Чаллыга су юлы ачыла
24 апрель көнне Татарстанда пассажир навигациясе сезоны рәсми рәвештә ачыла.
Казанның Елга портыннан уннан артык социаль әһәмиятле маршрут җибәреләчәк.
Ә 1 майдан Идел һәм Кама буйлап тизйөрешле флотның яңа маршруты эшли башлый. Ул Казан — Чаллы юнәлешен колачлый һәм юлда Чистай, Алабуга, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә тукталышларны үз эченә алачак.
Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу проектны тарихи адым дип атады. Аның сүзләренчә, Кама буйлап тизйөрешле суднолар хәрәкәтен яңадан торгызу республика өчен мөһим вакыйга.
«Бу маршрут Татарстан халкы өчен дә, кунаклар һәм туристлар өчен дә кызыклы булачак. Республикага ел саен 4 миллионнан артык турист килә», — диде ул матбугат конференциясендә.
Һәр тукталышта пассажирлар өчен экскурсия программалары әзерләнгән. Әмма туристлар маршрут буенча мөстәкыйль рәвештә дә сәяхәт итә алачак.