«КазаньФорум» өчен 650 волонтер сайлап алынган

«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумы өчен волонтёрлар командасын формалаштыру 20 апрельдә тәмамланды.

Оештыручыларга барлыгы 1223 гариза килгән, нәтиҗәдә 650 кандидат сайлап алынган. Шуларның 580е — Казаннан, ә 70е Россиянең башка төбәкләреннән.

Волонтёрлар эшкә 10 майдан керешәчәк. Алар форум мәйданчыкларында, шулай ук кунакларны каршы алу һәм озату нокталарында хезмәт итәчәк.

Волонтёрлар рәсми программада, атташе ролендә һәм төрле сервис позицияләрендә җәлеп ителәчәк. Сайлап алуның төп критерийлары булып чит телләрне белү һәм эшлекле этикет кагыйдәләрен аңлау тора. Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә инглиз, француз, гарәп, төрек, төрекмән, һинди, фарсы һәм пушту телләрендә иркен аралашучы студентлардан торган команда тупланган.

Волонтёрлар корпусының географиясе дә киң. Команда составында 609 россияле бар. Моннан тыш, Төркмәнстаннан — 12, Һиндстаннан — 9, Казахстаннан — 8, Мисыр һәм Үзбәкстаннан икешәр, шулай ук Беларусь, Ливан, Кыргызстан, Фәләстин, Гыйрак, Иран, Сьерра-Леоне һәм Сүриядән берәр вәкил катнаша.

Волонтёрларны әзерләү өч этапта үтәчәк: башта — гомуми ориентацион тренинг, аннары — функциональ өйрәтү, ә соңгы этапта алар форум объектларында инфраструктура, зоналаштыру һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышачак.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, 650 кешедән торган әлеге халыкара команда форумның нигезендә яткан мәдәниятара диалогның ачык чагылышы булачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.