Май аенда Казаннан Истанбулга авиарейслар саны артачак

Nordwind Россия авиакомпаниясе май аенда Казаннан Истанбулга рейслар санын атнага дүрткә кадәр арттырачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Казаннан Истанбулга һәм кире юнәлештә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, ә 17 майдан – якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин.

Самолёт Төркиягә дүшәмбе көнне 10.40 сәгатьтә, чәршәмбе көнне – 11.50 сәгатьтә, җомга көнне – 7.50 сәгатьтә оча. Якшәмбе көннәрендә рейс 13.35 сәгатьтә башкарылачак. Очыш озынлыгы биш сәгать чамасы тәшкил итә.

Истанбулдан очыш дүшәмбе көннәрендә – 16.35, чәршәмбе көннәрендә – 17.45, җомга көннәрендә – 13.35 сәгатькә билгеләнгән. Якшәмбе көнне ул 19.25 сәгатькә планлаштырылган. Юлдагы вакыт – 4 сәгать 30 минут.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

Новости

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.