Украинаның пилотсыз очкычы күпкатлы ике йортка зыян салган: һәлак булучылар бар
Бүген иртән Самара өлкәсенең Сызран шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүмендә күпкатлы ике торак йортка зыян килгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев «Макс»тагы каналында хәбәр иткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, өлешчә җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан ике мәетне тартып чыгарганнар.
Бирегә шундук ашыгыч хезмәтләр, медиклар килеп җиткән, оператив штаб булдырылган. Губернатор мәгълүматларына караганда, 12 кешегә зыян килгән. Өчесен хастаханәгә озатканнар, калганнары өйләрендә дәвалана. Зыян күрүчеләр белән психологлар эшли.
Федорищев әйтүенчә, икенче йортка җимерелү куркынычы янамый. Кешеләргә вакытлыча урнашу пунктлары оештырылган.
Исегезгә төшерәбез: Украина дроннары икенче көн рәттән Самара өлкәсен һөҗүмгә тоткан. Алдагы көнне сәнәгать предприятиесенә һөҗүм итмәче булганнар. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Шимбә – 18 апрельдә исә пилотсыз очкыч Самара өлкәсендәге бала тудыру йорты янына килеп төшкән: бинаның тәрәзәләре коелган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.