Россиядә ипотека кредиты алучылар саны арткан

Мартта Россиядә яшәүчеләр 78,6 мең ипотека кредиты алган.

Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36 процентка күбрәк. Берләштерелгән кредитлар бюросы мәгълүматларына караганда, бирелгән кредитларның гомуми суммасы 322,2 миллиард сум тәшкил иткән. Анысы узган елгыдан 26 процентка күбрәк.

Узган айда ипотека алучылар саны буенча беренче биш төбәк арасына Мәскәү (41,9 миллиард сумлык 6,34 мең кредит), Мәскәү өлкәсе (25,8 миллиард сумлык 4,7 мең кредит), Санкт-Петербург (19,3 миллиард сумлык 3,8 мең кредит), Свердловск өлкәсе (10,9 миллиард сумлык 3,1 мең кредит), Татарстан (10,1 миллиард сумлык 2,5 мең кредит) кергән.

Язның беренче аенда торак сатып алуга бирелгән ипотека кредитының уртача күләме 4,1 миллион сумга җиткән. Шулай ук ипотека түләүнең уртача вакыты үсү күзәтелә: мартта ул 245 ай булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Новости

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.