«Без бергә!» хәйрия концертында (фоторепортаж)
17 апрель көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Без бергә!» дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте.
Анда районыбыздан чыккан танылган җырчылар, театр артистлары чыгыш ясады.
Чарада Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында «Теләче районы якташлар җәмгыяте» ( җитәкчесе – Алан авылы тумасы Фәрит абый Даутов) тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелүче хәйрия концертының гаять мөһим һәм кирәкле чара булуын билгеләп үтте һәм сәхнәдә чыгыш ясаган якташ артистларга, «Сандугач» гармунчылар ансамбленә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Хәйрия концертына билетлар сатудан җыелган акчалар Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга кирәк-ярак алуга тотылачак.