Гомернең 3 туе: күмү һәм искә алу йолалары

Гомернең 3 туе: күмү һәм искә алу йолалары

Керәшенчә марафонда катнашучы Анастасия Шәймәрданова кеше мәңгелеккә күчкәндә авылларында башкарыла торган йолаларны язды.

Мәңгелек тормышка күчү кеше гомеренең өченче, соңгы туе була. Иң беренче туй бик шатлыклы була, тик аны яңа туган кеше үзе белми. Икенче туй — гаилә кору — бөтен кешегә сөенеч һәм анда барысы да шатлана. Өченче, соңгы туйны кеше үзе белми, якыннары, аны озатучылар кайгыралар. Бу соңгы туйда да артык нык борчылмаска, кайгырмаска кирәклеген белсәк тә, күбебез елый. Югыйсә безнең җирдә яшәүебезнең мәгънәсе дә Күк патшалыгына менү, Ходай янына якынлашып Мәңгелек тормышка күчү бит.

Арабыздан күчүчеләргә, бигрәк тә әзерләнмичә, кисәгерәк китүчеләргә, без һәрвакыт иман укып теләктә торырга тиешбез. Чөнки ул кеше инде үзе өчен Ходайдан сорый алмый. Ә бу эшне без, җир йөзендә яшәүчеләр, Күк патшалыгына күчкән якыннарыбызның аңлап һәм аңламыйча, белеп һәм белмичә кылган языкларын ярлыкауны сорап Ходайга инәлеп иман укып языкларын ярлыкауны сорый алабыз.

Безнең алда кеше үлергә ятса, көзге, телевизорларны чиста чүпрәк белән каплап куярга, тәрәзә, форточкаларны, пич булса — морҗаны җаны тизрәк очып чыгып китсен өчен ачып куярга кирәк, үлеп китсә, куркырга кирәк түгел, башта авызын, күзләрен йомдыртып куярга. Үлене өйдән алып чыгып киткәнчегә кадәр шәм яндырырга, Псалтирь укырга кирәк. Ике сәгатьтән соң аны юарга, кигән киемнәрен салдырып суда чайкап киемнәрне сул ягына әйләндермичә, уң ягы белән элеп куярга да, кипкәч, ул керләрне яндырырга кирәк.

Үлгәннән соң күмгән көнгә кадәр Псалтирь укырга кирәк, бөтенләй укып чыксаң бик яхшы, булдыра алсаң өч мәртәбә укып чыгарга кирәк. Ул көннәрдә булдыра алмасаң, 40 көнгә кадәр Псалтирь укыла. Аннан соң юл хәере әзерләнә: кулъяулыкка акча, кәтүк, мөмкинлек булса кәтүкне 30-ар сантиметрлап урап кисеп — килгән кешеләргә өчәрләп җеп итеп тә өләшергә була, өләшенмәсә, шул кулъяулыкка кәтүк, конфет, печенье салып төйнисең, үлене озатканда иң беренче очраган кешегә аны бирәсең. Ә сул култык астына әлбә — бал белән онны болгатып ваклап тәмле итеп ризык әзерлисең, шулай ук кулъяулыкка салып Мәңгелек йортка күчүчегә юл хәере дип тыгып җибәрәсең.

Чиркәүебез булгач, хәзер күп үлеләрне чиркәүгә алып кереп туганнары да шәм яндырып тотып бергә күмәкләп тә укыйбыз. Үлгән кешенең өченче, тугызынчы, кырыгынчы көннәре билгеләп үтелә, укыла торган Теләү рәте — Панихида укыла, священник булса — ул Лития укый. Кечкенә мендәрне өйдә әзерләргә була — эченә себерке яфраклары, хуш исле кипкән печән тутырасың. Маңгаена Венчик, кулына шул венчикның дәвамы, үзенең исеме белән язылган иман, крест һәм кулъяулыкны сул кулына тоттырабыз, уң кулы белән Күк Патшалыгына баргач, Кач кылырга һәм якыннары белән очрашкач, исәнләшергә дип буш калдырабыз.

Кабергә төшергәндә акча чөябез, урыны уңайлы, изге җирдә булсын дип. Соңгы юлга баручыны озын бистәр тотып алты кеше күтәреп алып бара: иң алдан тәре, артыннан кач, аннан соң гробның өсте, аннан соң гроб, веноклар, кешеләр тезелеп бара. Күмеп кайткач, ул өченче көн була, өстәл артына утырып искә алу ашы уздырыла. Өстәлгә таба исе чыгарып коймак, ботка, кесәл, баллы су — ширбәт, дөге белән йөзем җимешеннән ясалган кутья куела. Шулай ук 9 көнне дә аш салып искә алу ашы уздырыла.

40 көнендә крест (кач) алучыга, юучыларга, крест алып баручыга аерым бүләк — хәер, калганнарга табак-савыт бирелә. Калган искә алу көннәрендә хәлдән килгәнчә бөтен кешегә дә бертигез хәер бирелә. Искә алу көннәре ураза көннәренә туры килсә, өстәлгә ураза ашлары куела. Кеше үлгәч, өченче көнне искә алалар, Иисус Христос өченче көнне терелеп торган, ул да терелеп торсын дип. Тугызынчы көнне уздыралар — Күктә тугыз төрле Изгеләр бар, шулар белән очрашсын дип, кырыгынчы көнен уздыралар — Иисус Христос 40 көнне күккә күтәрелгән, ул да Күк патшалыгына күтәрелсен дип.

Тагын бер ел буе ул кешене искә алып чиркәүләргә келәүләргә барып күмәкләшеп иман укырга, үлеләрне искә ала торган көннәрдә таба исе чыгарып тяберсен итәргә, хәер бирергә кирәк. Зиратка барып кабер өсләрен тәртиптә тотарга, чәчәкләр, куаклар, агачлар утыртырга кирәк. Безнең авылыбызда күмәкләшеп зиратка бара торган көн ел да — Олы көннең унынчы көнендә — Пуминка — сишәмбе көнне, Симек көнендә һәм тагын Тройсын алдыннан шимбә көнне. Зиратка иң күп кеше җыелган көн — Пуминка көнне. Күп кеше Пуминка алдыннан зиратка кайтып кабер өсләрен чистарта, чардуганнарын буеый. Бу елларда авылыбыз халкы алдан җыелып кайтып туганнары авылда калмаган, караучысыз калганнарның да кабер өсләрен чистарта. Бу эшне авылыбызның Ак дәдәе Илья Батаев оештыра, башлап йөри.

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.