«Игенче» җәмгыятендә авыз ачтыру мәҗлесе узды

«Игенче» җәмгыятендә авыз ачтыру мәҗлесе узды

«Игенче»дә изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесе уздыру күркәм традициягә әверелде.

Ифтар – изге Рамазан ае вакытында дини йола. Менә инде күп еллар рәттән без бу җәмгыятьтә төрле елларда эшләгән ветераннарны һәм белгечләрне Ифтар мәҗлесенә чакырыбыз. Олуг Рамазан ае белән хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов котлады. Һәркемгә күңел тынычлыгы, муллык, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Мөдәррис хәзрәт Гыймранов эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул изге Рамазан аеның сыйфатлары, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту үзенчәлекләре турында таныштырды. Ветераннар игелекле эшләре, мул итеп әзерләнгән өстәлләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, иминлек, сәламәтлек теләделәр.

Изге эшләр һәркемгә яхшылык белән кайтсын!

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Самые свежие и актуальные новости Казахстана и России. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.