Юрист автомобильгә агач ауганда нәрсәләр эшләргә икәнен аңлатты

Агач аву сәбәпле зыян күргән машина хуҗасына иң элек барысын да фото-видеога төшерергә, шуннан соң компенсация мәсьәләсендә иминият компаниясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Юрист Валентина Бачурина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, дәлилләрне мөмкин кадәр күбрәк туплау сорала.

“Машинаның “кыяфәтен”, зыян килгән урыннарын, юл билгеләрен, адреслы табличканы, әйләнә-тирәне, агач кәүсәсендәге һәм автомобильдәге яньчелгән-сынган урыннарны фото-видеога төшерергә кирәк. Никадәр күбрәк төшерсәң, шуның кадәр яхшырак. Аннан соң полиция чакыртырга кирәк булачак”. – дип аңлатып үткән Бачурина.

Аның әйтүенчә, машинага китерелгән зыян өчен җаваплылык, Россия Гражданлык кодесының 1064 статьясы нигезендә, территорияне карап тотуга җаваплы оешмага яки затка йөкләнә. Әйтик, ишегалдында агач ауса – идарәче компания, парк-скверларда – муниципаль хезмәтләр, шәхси территориядә – милекче җавап бирергә тиеш.

Юрист тагын шуны билгеләп үткән: мәсәлән, картаеп черегән-янтайган агач вакытында кисеп алынмаган очракта, зыян берсүзсез каплана. Ә инде башка очракларда автомобиль хуҗасына суд тәртибендә компенсация алу таләп ителергә мөмкин.

Шулай ук Бачурина иминият мәсьәләсендәге нечкәлекләргә дә игътибар иткән: агач аву сәбәпле машинага китерелгән зыян КАСКО полисы буенча түләнергә мөмкин, ләкин килешүдә мондый очракның каралмаган да булуы бар. Ә ОСАГО моның ише зыянны каплауны күздә тотмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Новости

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.