Марат Әхмәтов: «Фикер алышу өчен абруйлы мәйданчыкка әйләнде»
Бүген ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев Дәүләт Советына «2025 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» доклад белән чыгыш ясады.
Депутатларга мөрәҗәгать итеп, Александр Терентьев республика иҗтимагый палатасына 20 ел тулуын искә төшерде. «Бу үткәннәргә борылып карарга, барысы да ничек башланганын, алдагы үзгәрешләрнең логикасын билгеләп үтәргә яхшы сәбәп, – дип билгеләп үтте ул. – 2006 елда, палата әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Иҗтимагый палата төзүнең мәгънәсе барлык иҗтимагый берләшмәләрнең тырышлыкларын берләштерү, бер юнәлештә эшләү, уртак тел табу, өлгереп җиткән проблемаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерү, үз фикереңне хакимияткә, закон чыгару органнарына җиткерү һәм шуның белән Иҗтимагый палатага йөкләнгән гуманлы миссияне – җәмгыятькә хезмәт итүдән, бөтен җәмгыять исеменнән чыгыш ясаудан һәм ишетелергә гыйбарәт».
Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, ике дистә ел эчендә дәүләт һәм җәмгыять диалогы тотрыклы форма алган, гражданлык җәмгыяте моделе формалашкан. Хәзерге вакытта Татарстанда 6199 коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма теркәлгән. «Коммерцияле булмаган сектор дәүләт һәм бизнес барып җитмәгән социаль проблемаларны хәл итү драйверы булып тора. Ул, җәмгыять ихтыяҗларының үзенчәлекле индикаторы буларак, яңа таләпләргә беренче булып җавап бирә, – диде Александр Терентьев. – Коммерциячел булмаган оешмаларның, Иҗтимагый палатаның эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә танылды. Палата гадәттәгечә төбәк палаталары рейтингы өчлегенә керә».
Александр Терентьев сөйләвенчә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында Иҗтимагый палата, коммерциячел булмаган оешмалар һәм гражданнар СВО зонасында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә, шефлыкка алынган шәһәрләргә һәрьяклап ярдәм итүдә, гуманитар йөкләр җыюда һәм озатуда актив катнаштылар, иреклеләр үсеш алды.
Александр Терентьев әйтүенчә, диалогның мөһим элементы булып министрларның тармак иҗтимагый советлары утырышларында катнашуы, максатчан программаларны гамәлгә ашыру, үсеш өстенлекләрен эшләү буенча уртак фикер алышу тора. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның форумнары багланышларның шактый нәтиҗәле формасы булган. Хәзерге вакытта Иҗтимагый палата, министрлыклар һәм ведомстволар арасында хезмәттәшлек турында 15 килешү гамәлдә. «Республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәтенең эш регламентлары Иҗтимагый палатаның иҗтимагый әһәмиятле закон проектларын һәм норматив-хокукый актларны эшләгәндә эксперт эшчәнлегендә, Дәүләт Советы утырышларында, парламент комитетларында катнашуын күздә тота, – дип искәртте Иҗтимагый палата рәисе. – Мондый хезмәттәшлек, бер яктан, җәмәгатьчелеккә кабул ителә торган карарларның логикасын күбрәк аңларга мөмкинлек бирә, икенче яктан – үз позицияңне формалаштырырга мөмкинлек бирә».
Александр Терентьев фикеренчә, муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында төзелгән иҗтимагый советлар нәтиҗәле механизм күрсәтә. Узган ел шундый 44 совет эшләгән, аларның составына 675 кеше кергән. «Алар хакимият органнары һәм җәмгыять арасында гражданинга иң якын дәрәҗәдә – муниципалитет дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү өчен төп институт булып тора», – дип билгеләде ул.
Эшчәнлекне стимуллаштыруның төп формаларының берсе булган коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт гранты ярдәменә Александр Терентьев аерым тукталды. Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсына 43 муниципаль берәмлектән һәм 30 төбәктән 413 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан гариза теркәлгән. 2017 елдан башлап республиканың коммерциячел булмаган оешмалары ел саен федераль конкурсларда катнаша. Узган ел 376 оешма Президент грантлары фонды конкурсына гариза биргән, 64 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма проекты җиңүче булган, грантларның гомуми суммасы 136,7 млн сум тәшкил иткән. «2025 елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары үз проектларын гамәлгә ашыруга 341,6 млн сум күләмендә грант акчалары җәлеп итә алды. Шулардан республика акчалары – 88,3 млн сум, федераль акчалар – 253,3 млн сум», – дип билгеләп үтте Александр Терентьев.
Иҗтимагый палата башлыгы депутатлар игътибарын гражданлык җәмгыятенең барлык институтларының нәтиҗәле эшләвенә юнәлтте. «Бу бигрәк тә кире элемтә каналларының үтемле булуына, вакыйгаларга һәм сорауларга оператив һәм нәтиҗәле җавап бирү мөмкинлегенә кагыла, – дип билгеләде ул. — 2022 елдан бирле социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның форумнары үткәрелмәве һичшиксез кимчелек булып тора. Шулай ук муниципаль берәмлекләр каршындагы Иҗтимагый советларның Координация советы эшчәнлеген яңартырга кирәк, бу граждан җәмгыяте үсешенә нәтиҗәлерәк йогынты ясарга, мәгълүмати-методик эшне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук муниципаль дәрәҗәдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү программалары кимегәнлеге ачыкланды, кайбер районнарда бу мәсьәләләргә тиешле игътибар бирелми».
Дәүләт Советы депутатлары Игорь Бикеев, Ринат Фазылов, Илдар Шамилов муниципаль районнардагы иҗтимагый советларның ТР Иҗтимагый палатасы белән үзара бәйләнеше белән кызыксындылар. Моннан тыш, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов соңгы берничә елда республикада үткәрелми торган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумын яңарту хакында белеште. Депутат фикеренчә, ул «иҗтимагый инициативалар эшләү өчен мөһим мәйданчык» булып тора. «Бу чыннан да инициативалар өчен, хакимият органнары һәм киң җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе, – дип билгеләп үтте Александр Терентьев. — Барлыгы шундый биш форум үткәрелде, ә соңгысы, чыннан да, 2022 елда булды. 2024 елда мәйданчыкны яңарту омтылышлары булды, түгәрәк өстәлләр үткәрелде, әмма ахыргы карар булмады. Әлеге форумны киләсе елда уздырырга планлаштырабыз».
Доклад буенча фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов 20 ел эчендә Татарстан Иҗтимагый палатасы социаль үсеш мәсьәләләре буенча киң фикер алышу өчен абруйлы мәйданчыкка әйләнүен әйтте. «Нәкъ менә сез – системалы чишелешләр таләп итә торган социаль проблемаларны хакимият органнары алдына кую ышанып тапшырылган бәйләүче звено. Тәкъдим ителгән доклад бу юнәлештә масштаблы башкарылган эшләр турында сөйли, – диде Марат Әхмәтов. – Безнең уртак бурычыбыз – Татарстанның лидерлык позицияләрен саклап калу гына түгел, барлык иҗтимагый һәм дәүләт институтларының гражданнарыбыз мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшләвен тәэмин итеп, аларны ныгыту да. Регламент нигезендә без бу мәгълүматны игътибарга алу белән генә чикләнмибез, ә бәлки башкарма хакимият органнарыннан, муниципалитетлардан һәм профильле комитетлардан документтагы тәкъдимнәр буенча чаралар күрүләрен сорыйбыз».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.