«Түбән Кама Нефтехим» заводында һәлак булучылар исемлеге билгеле булды

«Түбән Кама Нефтехим» территориясендә эзләү операциясе тәмамланды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт аркасында 12 кеше һәлак булган:

  • Аппаков Михаил Иванович, 38 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», каучукларны дегазацияләү бүлегенең 6 разрядлы куыш аппаратчысы.
  • Батин Андрей Николаевич, 33 яшь. "Нижнекамскнефтехим", синтетик каучуклар җитештерү инженеры СКД-Н.
  • Газизов Данил Вәгыйз улы, 58 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-2нең 5 нче разрядлы слесарь-ремонтчысы.
  • Гладкова Вера Петровна, 59 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», 5 нче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы.
  • Горланов Сергей Степанович, 60 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.
  • Гутов Азат Ринат улы, 49 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», автоматлаштырылган системаларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау участогы инженеры.
  • Мәгъсүмов Алмаз Фирдәвис улы, 35 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», синтетик каучуклар җитештерүгә әзерлек буенча инженер.
  • Марисов Сергей Жоржевич, 49 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.
  • Нәҗипов Марат Альберт улы, 27 яшь. Федераль янгынга каршы хезмәтенең ТР буенча Федераль янгын сүндерү хезмәте идарәсенең Түбән Кама филиалы отрядының 29 нчы янгын сүндерү часте бүлекчәсе командиры.
  • Салтыков Александр Владимирович, 30 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», капиталь төзелеш хезмәтенең әйдәп баручы белгече.
  • Шаһиәхмәтов Азат Равил улы, 50 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-1нең 5 нче разрядлы ташчысы.
  • Шишкин Александр Федорович, 62 яшь. «Түбән Кама Нефтехим», контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча 6 нчы разрядлы слесарь.

/Татар-информ

Durys Info – Правильные новости  твоей страны

Durys Info – Правильные новости твоей страны

Новости 24. Новости регионов. Россия - Азия. Последние события, конфликты и происшествия, обновления новостей онлайн на Durys Info каждый день.